«Сталинградның мәңгелек уты» патриотлык сәгате (6+)

Россиянең сугышчан тарихы көрәш кырында бик күп батырлык, кыюлык, геройлык һәм хәрби шан-шөһрәт үрнәкләрен белә. Дон һәи Идел буенда, аннан соң Сталинград диварлары янында һәм шәһәрнең үзендә ике йөз көн һәм төн дәвам итә дәһшәтле Сталинград сугышы.

17ф. Ст.битва
17ф. Стал.битва
17ф. Сталингр.битва
17ф. Сталинград.битва
6 февральдә 17 нче санлы китапханә хезмәткәре үсеп килүче буын өчен «Сталинградның мәңгелек уты» дигән патриотлык сәгате уздырды. Чарада катнашучылар Сталинград сугышының мөһим вакыйгалары һәм аның тарихи яктан әһәмияте турында белде. Сталинградны яклаучыларның бөек батырлыгы, шәһәрне саклаганда күрсәткән геройлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләгәнне тыңладылар. Чара азагында балалар «Сталинград сугышы хроникасы» видеоролигын карады һәм үз куллары белән оригами техникасында кечкенә корабльләр ясады. Балалар чарадан һәм үткәрелгән мастер-класстан бик канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: