«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!»: патриотлык сәгате (12+)

Үсеп килүче буында патриотлык һәм гражданлык хисләре һәм үз Туган ягыңның тарихи үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү максатларында, 25 апрель көнне 15 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дигән патриотлык сәгате үткәрде.

татарстан
20230425_100217
20230425_101333
20230425_100516
IMG-20230425-WA0004

Балалар Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Республикасының тормышы белән танышты. Казанда җитештерелгән самолетларның беренчеләрдән булып 1941 елның җәендә Берлинга һөҗүм очышлары ясавы һәм сугыш чорында һәр алтынчы совет сугыш самолеты «күк йөзенә юллама»ны Татарстанда алуы турында белде. Кызлар һәм малайлар зур кызыксыну белән Чаллының Советлар Союзы Геройлары турында сөйләгәнне тыңлады һәм балаларча кызыксыну белән аларның батыр йөзләренә күз салды. «Солдат һәм ана» әсәрен сәхнәләштерү һәм Муса Җәлилнең шигырьләрен уку балаларга сугыш вакытында кешеләрнең тормышы нинди зур сынаулардан торуын тоярга ярдәм итте. 

Чаллы шәһәренең геройлар хәтерен мәңгеләштерү өчен торгызылган Мемориаль комплексына аерым игътибар бирелде. Балалар комплексның барлыкка килү тарихы, аның авторлары һәм символларының мәгънәсе турында сөйләгәнне тыңлады. 

Чарага «Илем язмышында сугыш» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Мондый чаралар үсеп килүче буынга бик кирәк һәм мөһим. Алар ярдәмендә без әхлак нигезләрен булдырабыз, патриотлык тәрбиялибез, туган як тарихына карата кызыксыну уятабыз. Һәм күп еллар үткәннән соң, балалар тынычлыкның нинди бәһаләр белә яулануын истә тотарга һәм аны саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Чара азагында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: