«Көчле армия – көчле Россия»: патриотлык сәгате (12+)
21 февраль, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, 16 нчы санлы китапханә «Көчле армия – көчле Россия» дигән патриотлык сәгате уздырды. Ул хәрби-патриотик бәйрәмгә әйләнде. Чара башында балалар бәйрәмнең тарихына экскурс кылды, армиянең барлыкка килү тарихы, аның сугышчан үткәне, бүгенге көндәге армиянең хәле белән танышты, шулай ук ни өчен нәкъ менә 23 февраль көнне барлык ир-атларны котлавыбыз һәм илебездә бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында белде. Шуннан соң яшьләр төрле уен һәм бәйгеләрдә катнаштылар: «Тоткарланган шифрлау»да шифрлы дошман телеграммаларын укыдылар, «Эрудит-викторина»да сугышчан тарихи фактлар буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр, «Хәрби кроссворд»та хәрби ребус һәм табышмакларны чиштеләр. Яшь патриотлар марш сафы һәм сафта җыр башкару буенча белемнәрен күрсәтте. «Хәрби тапкырлык» бәйгесе вакытында командалар Ватан тарихы буенча биремнәрне уңышлы башкарды, Россия армиясе һәм Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флотының хәрби дәрәҗәләре турында сорауларга активно җавап бирде. |