«Россия – Ватаным минем» патриотик сәгате (6+)

10 июньдә, Россия көне якынлашканда, «Гренада» паркында 1 нче санkы мәгълүмати-китапханә үзәге «Россия – Ватаным минем» дигән патриотик сәгать уздырды. Алып баручы бәйрәмнең тарихы, суверинент һәм илнең бердәмлегенең әһәмияте турында сөйләде. Чара барышында кунаклар дәүләт символлары — герб һәм байракның тарихы белән танышты, аларның вакытлар узу белән ничек үзгәрүе һәм хәзерге байракның төсләре нәрсә аңлатуы турында белде. 

1781005834318
1781005834362
1781009884354

Алга таба балалар патриотик хисләрне ныгытуга һәм Россия мәдәнияте турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән уеннарда катнашты. «Байракны җый» уенында катнашучылар, кисәкләрдән РФ дәүләт байрагын җыеп, аның төсләренең урнашу тәртибен белүләрен ныгытты, ә «Мәкальне дәвам ит» уенында Туган ил, гаилә һәм фидакарьлек турында рус халык мәкальләренең азагын искә төшерде, «Үз илеңне бел» викторинасында Россиянең тарихы, географиясе һәм күренекле шәхесләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Бәйрәм җанлы, матур һәм чын-чынлап патриотик булды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: