«Синең тормыш хакына» патриотлык сәгате (6+)

16 майда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге балалар өчен Пионерлар көне уңаеннан һәм Туган илебез, халкыбыз иреге һәм бәхете өчен көрәшкән һәм һәлак булган Бөек Ватан сугышының яшь геройларына багышланган «Синең тормыш хакына» дигән патриотлык сәгате уздырды. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында фашистларга каршы көрәшкә өлкәннәр белән бер сафта малайлар һәм кызлар да баса. Китапханәче очрашуны басып алучыларга каршы көрәштә күрсәткән аерым казанышлары, батырлыклары һәм геройлыклары өчен югары дәрәҗәдәге Советлар Союзы Герое исеме бирелгән балалар: Зина Портнова, Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик турында сөйләүдән башлады. Алга таба балалар курку белмәс һәм кыю пионер-геройлар: Аркадий Каманин, Витя Черевичкин, Лара Михеенко, Юта Бондаровская, Витя Коробко һәм башка яшь солдатлар тарихлары белән танышты. Чара «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дигән презентация белән үрелеп барды. Очрашу барышында балаларга СССРның мәктәп укучыларын пионерлыкка кабул итү турында документаль видео күрсәтелде. Патриотлык сәгате азагында катнашучылар сугыш елларында көрәшкән барлык геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Малайлар һәм кызлар хәтерендә без тыныч күк йөзе астында яшәсен өчен гомерләрен биргән яшь солдатларның исемнәре мәңгегә калыр дип ышанабыз. 

1
2
3
4

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: