«Муса Җәлил – герой-шагыйрь» патриотлык сәгате (6+)

Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгалар елдан-ел еракта кала бара. Әмма Туган ил өчен батырларча көрәшкән кешеләрнең якты истәлеге кешеләр йөрәгендә яшәвен дәвам итә. 
Муса Җәлил исеме бөтен дөньяга танылган. Ул ныклык, геройлык, Туган илгә тугрылык символына әйләнде. 
13 февральдә 24 нче санлы китапханәгә балалар бакчасына йөрүче нәниләр килде. Герой-шагыйрьнең туган көне якынлашканда алар өчен «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» дигән патриотлык сәгате үтте, анда яшь укучылар Муса Җәлилнең  балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләде. «Сандугач һәм чишмә» балладасы буенча мультфильм  карадылар.

24ф. (2)
24ф. (3)
24ф. (5)
24ф.
24ф. (4)
24ф. (6)
[su_image_carousel source=”media: 139681,139682,139684,139686,139683,

14 февраль көнне 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Бар җырымны илгә багышладым…» дигән батырлык сәгате үткәрелде. Балалар шагыйрьнең кырыс фронт тормышы, фашист концлагерьларында узган көннәре, анда бердәнбер коралы шигырьләре булуы турында белде. 
Балалар башкаруында «Сәгать», «Куян», «Кызыма» шигырьләре яңгырады.
Укучылар өчен «Көрәшкә багышланган тормыш» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: