«1941 елның легендар парады» патриотлык сәгате (12+)

Көзге каникуллар көннәрендә 24 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «1941 елның легендар парады» дигән патриотлык сәгате уздырды. Китапханәче 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган әлеге тарихи вакыйганың әһәмияте турында сөйләде. 
Балалар парадның Мәскәү астында сугышлар барганда, фронт сызыгының шәһәрдән бары тик берничә дистә километрда гына булган вакытта узуы турында белде. Әлеге парад вакыйгалар барышына тәэсир итү көче белән мөһим хәрби операцияләргә тигезләшә. Ул бөтен илнең һәм армиянең әхлакый рухын күтәрү буенча зур әһәмияткә ия. Ил өчен авыр һәм борчулы сугыш башланган көннәрдә ул бөтен дөньяга халыкның сынмас рухын һәм җиңүгә омтылышын, ихтыяр көчен күрсәтте. 

ыптфвт
24ф.
24ф. (2)
24ф. (3)
24ф.

Шуннан соң китапханәче «Парадтан фронтка» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе тәкъдим итте, анда 1941 елның 7 ноябрендә булган вакыйгалар, хәрби парадның Бөек Ватан сугышы өчен әһәмияте турында сөйләүче китаплар һәм фотодокументлар урнаштырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: