«Илебез геройларына дан һәм хөрмәт» патриотлык сәгате (12+)

6 декабрь, Ватан геройлары көне алдыннан, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Илебез геройларына дан һәм хөрмәт» дигән патриотлык сәгате уздырды. Бу көн көчле рухлары, намуслары, фидакарьлекләре белән геройлык үрнәгенә әйләнгән кешеләргә багышланган. Балалар Изге Җиңүче Георгий орденын булдыру белән турыдан-туры бәйләнгән бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, Россиянең бәхетле киләчәк һәм тыныч күк йөзе өчен көрәшүче махсус хәрби операция геройлары турында белде. Сугыш кырында гына түгел, гадәти тормышта да батырлык күрсәткән XXI гасыр геройлары турында видеоязма күрсәтелде. Геройларны бернәрсә берләштерә – ул Туган илгә бөек мәхәббәт һәм аны якларга сәләтле булу. Россия киләчәге өчен сәгать саен тормышын куркыныч астына куеп, курку белмичә көрәшүче барлык батырларыбыз алдында баш иябез. 

Поделиться: