«Безнең заман геройлары» патриотлык сәгате (12+)

Ватан Геройлары көне – Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелүче истәлекле көн. Һәр чорның үз геройлары – үз Ватаннарын батырларча саклап көрәшкән, үз илләренең тарихына зур өлеш керткән кешеләре бар. 11 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә җиденче сыйныф укучылары өчен әлеге көнгә багышланган «Безнең заман геройлары» дигән патриотлык сәгате үткәрде. Чараның беренче өлешендә балалар «герой», «батырлык», «ватан», «туган ил», «Россия», «патриот» төшенчәләренә аңлатма бирде, геройның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында әйтте, «Һәркем герой була аламы?» соравына актив җавап бирде.

IMG-20251211-WA0000
IMG-20251211-WA0002
IMG20251211095735
Очрашуның икенче өлешендә «Ватан геройлары – безнең геройлар» виртуаль презентациясе катнашучыларга Рус җире геройлары: А. Невский, Д. Донской, К. Минин һәм Д. Пожарский, А.В. Суворов, М.И. Кутузов, Г.К. Жуков һәм Ватанның башка данлы уллары турында сөйләде. Балалар безнең заман геройлары турында кызыклы мәгълүмат алды: Чечен һәм Әфган сугышы геройлары исемнәре, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби офицерлар батырлыгы белән танышты. Чара дәвамында патриотлык, сугышчан бурыч һәм Ватан өчен хезмәт итү турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: