«Герой якташлар хәтерләрдә мәңге яшәсен» патриотлык сәгате (12+)

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу карар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмияткә ия. 
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 13 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен патриотлык сәгате үткәрде. 

вымм
13 ф. 03.01.25 патр час 1
13 ф. 03.01.25 патр час 2
13 ф. 03.01.25 патр час 3

Чара барышында балалар Ватанны батырларча саклаган һәм Бөек Ватан сугышы вакытында дошманны җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән герой-якташлар турында мәгълүмат алды. Безнең якташ фронтовиклар дәһшәтле сугышларда катнашкан, фашист басып алучыларына каршы батырларча көрәшкән. Фидакарьлекләре һәм батырлыклары, немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә җитәкчеләрнең приказын төгәл үтәгәннәре өчен, Кайманов Н.Ф., Маннанов И.М., Соболев Н.Л., Якупов Н.Я. һ.б.ларга лаеклы рәвештә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелгән. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: