«Җиңүне безгә нәрсә якынайтты» патриотлык сәгате (6+)

10 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүне безгә нәрсә якынайтты» дигән патриотлык сәгате уздырды. 
Чара барышында балалар совет халкының фашизмны җиңүенә китергән төп факторлар турында фикер алышты. Алар биш төп сәбәпкә җентекләбрәк тукталды: техникада күренекле казанышлар, хайваннарның роле, тыл ярдәме, сәнгатьнең әһәмияте һәм, әлбәттә, рус характерлы кешеләрнең сынмас рухы.

патриотичто приблизило
IMG20250410105608
IMG20250410113200
IMG20250410111007
IMG20250410112130
IMG20250410111134

Зур кызыксыну белән кызлар һәм малайлар легендар Т-34 танкының ничек дан казануы, француз очучыларының ни өчен ЯК-3 очкычын сайлавы, Татарстан Республикасы һәм Чаллыда яшәүчеләрнең тылда нинди мөһим роль башкаруы турында белде.  
Чара патриотлык минуты белән тәмамланды: балалар сугыш чоры кадрлары белән «Катюша» җырын җырлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: