«Ленинградның 900 көне һәм төне»: патриотлык сәгате (12+)

20 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә, «Блокада турында укыйбыз» IV Бөтенроссия акциясе кысаларында, өлкән сыйныфлылар өчен Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Ленинградның 900 көне һәм төне» дигән  патриотлык сәгате үткәрде. Акцияне оештыручы – Т.А.Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе.

900 дней
IMG-20230120-WA0014
IMG-20230120-WA0016
IMG-20230120-WA0029
IMG-20230120-WA0010

Балалар Гитлерның Ленинград каласына әзерләгән авыр язмышы; шәһәр халкының ныклык һәм батырлык белән блокаданы җиңүе, дошман һөҗүменә каршы торуы, ачлык, суыклык, үлем белән көрәшүе; хатын-кызлар һәм яшүсмерләрнең, фронтка ярдәм итеп, станок артына басуы, оборона корылмалары төзүе турында белде. Яшүсмерләр блокада шәһәренең ничек нык торуы турында тыңлап кына калмады, ә үзләре дә китапханәче сөйләгәннәрне аерым-аерым фактлар белән актив рәвештә тулыландырды. Алар Ленинград халкына бирелгән 125 грамм икмәк кисәген үз күзләре белән күреп тетрәнде. 

Балалар Таня Савичева исемле кыз турында видеоязманы карады, анда кызның блокада мәхшәренең бер шаһитына әверелгән көндәлеге турында сөйләнде. Камап алынган шәһәрнең тормыш-көнкүрешенә кереп чумар өчен, яшүсмерләр А.Адамович һәм Д.Гранинның «Блокада китабы»ннан ленинградлыларның хат һәм истәлекләреннән өзекләрне укыды. Чара дәвамында «Ленинград блокадасы» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде. Чарага «Кыюлар батырлыгы белән азат ителгән Ленинград» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Патриотлык сәгате тагын бер тапкыр яшьләргә тынычлыкның нинди бәһаләр белән яулап алынуын истә тотарга кирәклеге һәм аны саклау өчен кулдан килгәнне эшләргә кирәклеген искә төшерде. Чара блокада вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: