«Батырлык һәм дан-шөһрәт юлы» патриотик укулар (6+)

26 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе Автомобиль гаскәрләренең сугышчан дан тарихы музеенда «Батырлык һәм дан-шөһрәт юлы» дигән патриотик укулар уздырды.

путь муэжества
(1)20240426_093658
(2)20240426_093659
(3)20240426_093651
(4)20240426_093655
(5)20240426_093660

Яшь китап сөючеләр китапханәче белән берлектә Бөек Ватан сугышы тарихына кереп чумды, Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешелүен белде. Музей җитәкчесе Рәүф Кадыйр улы хәрби автомобильләрнең тарихы, вакытлар узу белән аларның камилләштерелә баруы турында сөйләде, шулай ук сугыш чорында автотранспортның зур ролен билгеләп үтте. Экскурсиядә катнашучылар, тын да алмыйча, машина йөртүчеләрнең фронтта күрсәткән батырлыклары турында тыңлады. Балалар игътибар белән экспонатларны карады һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, якташларның фронтта һәм дошман тылындагы героик батырлыклары, сугышта бирелгән бүләкләр турында тыңлады. Музейда сугыш кирәк-яраклары тәкъдим ителде, алар арасында каскалар, гранаталар, фляжкалар, төрле тарихи чорларга караучы кораллар һәм сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре бар. Шулай ук кунакларга фотосурәтләр, докуменгтлар һәм хатлар белән стендлар тәкъдим ителде. Әлеге экскурсия беркемне дә битараф калдырмады һәм балаларга халкыбызның бөек батырлыгы турында бәһасез белешмәләр бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: