«Бөек дәүләт, кодрәтле ил!» патриотик викторина (6+)

14 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәгеләр өчен «Бөек дәүләт, кодрәтле ил!» дигән патриотик викторина үткәрде. Безнең туган ил – Россия! Бер генә ил дә дөньяда Россия кебек зур территориягә ия түгел. Илебезнең бер башында кешеләр йокларга ятканда, икенче ягында иртә җитә. 

лтмилтмси
IMG-20241113-WA0004
IMG-20241113-WA0007
IMG-20241113-WA0014
IMG-20241113-WA0021

Бер башыннан икенче башына кадәр барып җитәр өчен поездда 7 көн, ә самолетта бер тәүлек диярлек очарга кирәк. Безнең илнең территориясе бик күптөрле, анда бик күп диңгезләр, елгалар, таулар.  Чара вакытында балаларга Россия турында әлеге һәм башка кызыклы фактларны искә төшерергә туры килде. Катнашучылар командаларга бүленде, аларга 7 тур үтәргә кирәк булды.  Очрашу дәвамында балалар филвордта сүзләрне – дәүләт символларын тапты, кроссворд чиште, рус мәкальләрен һәм рус халык әкиятләрен искә төшерде. Чара азагында викторинада катнашучылар хор белән «Матушка земля» популяр җырын башкарды. Чара күңелле һәм кызыклы үтте, балалар үз белемнәрен күрсәтте һәм илебез – Россия турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: