«Укырга. Хәтерләргә. Белергә» патриотлык уены (6+)

20 июньдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Россиядә 22 июньдә билгеләп үтелүче Хәтер һәм мкагы көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган  «Укырга. Хәтерләргә. Белергә» дигән патриотлык уены узды.
Уен сугыш чоры картасы рәвешендәге тематик уен кыры буйлап йөрү уены формасында оештырылды. Катнашучылар ике командага бүленде һәм, уен шакмагын атып, карта буенча йөрде, Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларына, яшь герой-пионерлар һәм СССР герой шәһәрләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Сорауларга җавап бирү өчен укучылар «Детская энциклопедия» журналыннан мәкаләләрне кулланды.

IMG-20250620-WA0015
IMG-20250620-WA0017
IMG-20250620-WA0019
IMG20250620114902

Интерактив биремнәр – матур рәсемнәр һәм махсус әзерләнгән электрон презентациядән кыска вакытлы видеороликлар белән үрелеп баручы фото-сораулар аеруча игътибарны җәлеп итте. Бу балаларга тарихи вакыйгалар дөньясына тирәнрәк кереп чумарга һәм буыннар бәйләнешен тоярга мөмкинлек бирде. 
Чара нәтиҗәләре буенча «Җиңү» финал кырына якынрак булганнар җиңүче дип табылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: