«Минем республикам – Минем Татарстан!» патриотик акциясе (0+)

SAM_1261
2017824175716
2017824171814
SAM_1246
2017824175030
SAM_1249
SAM_1268

Татарстан Республикасы көне уңаеннан 24 август көнне 16 нчы санлы китапханә «Минем республикам – Минем Татарстан!» дип исемләнгән патриотик акция үткәрде. Бәйрәмгә килгән кунаклар «Сөй һәм бел үз төбәгеңне» викторина сорауларына җавап бирделәр, туган якка багышланган шигырьләр сөйләделәр, төрле татар халык уеннарында актив катнаштылар. Чарада катнашучы һәркемгә Татарстан Республикасының Дәүләт флагы төсендәге тасма бүләк иттеләр. Бәйрәм «Татарстан, мин яратам сине!» флешмобы белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: