«Хәтеремдә сугышка кире кайтам» патриотлык акциясе (12+)

Хәтер һәм кайгы көнендә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «43 нче комплекс» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Хәтеремдә сугышка кире кайтам» дигән патриотлык акциясе уздырды. «Җиңү йолдызы» чәчәклегендә акцияне оештыручылар 43 нче микрорайонда яшәүчеләргә шул куркыныч беренче көннәр, атналар, айлар турында тарихи фактларны; немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә халыкның үз илен нинди югалтулар бәрабәренә саклап калуы турында сөйләде. һәр катнашучы, безгә тыныч тормышны яулаганнар алдында баш иеп, үз шәмен кабыза алды. 1941 елның 22 июненең беренче сәгатьләренә багышланган шигырьләрне уку сугыш еллары рухына кереп чумарга ярдәм итте. Әрнү һәм өмет белән сугарылган сүзләр бар катнашучылар күңеленә үтеп керде. Бөек Ватан сугышы кырларында Туган илебезне саклап көрәшкән ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

IMG-20250622-WA0032
IMG-20250622-WA0025
1000016710
1000016693

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: