«Россиянең горур байрагы» патриотлык акциясе (6+)

21 августта, Россия Федерациясенең дәүләт байрагы көне алдыннан, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркында ял итүчеләр өчен әлеге бәйрәмгә багышланган патриотлык акциясе уздырды.

1787219096480
1787219096432
Чара барышында балалар Россия байрагының тарихы белән тулырак танышты, аның беренче тапкыр кайчан барлыкка килүе, төсләренең нәрсә аңлатуы һәм бу бәйрәмнең кайчан оештырылуы турында белде. Акциядә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирде, байрак төсләрендә иҗади рәвештә кул эшләнмәләре ясады, төсле кәгазьләр ярдәмендә илебезнең байрагын җыйды һәм байрак белән эстафетада ярышты. Чара азагында алар дәүләт символикасына багышланган китаплар белән танышты. Акциядә катнашып, һәркем үзен бөек дәүләтнең бер өлеше итеп тоя һәм Россия гражданины булуы белән горурлана алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: