«Солдатка хат» патриотик акциясе (6+)

17 февральдән 22 февральгә кадәр Ватанны саклаучылар көне алдыннан 15 нче санлы китапханә «Солдатка хат» Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясенә кушылды. Бу акциянең максаты – хәрбиләргә һәркөн үтәгән хәрби бурычлары һәм Туган илне саклаулары өчен хөрмәт сүзләрен җиткерү аша теләктәшлек белдерү.
Китапханәнең өлкән һәм яшь китап сөючеләре әлеге акциядә катнашу турында тәкъдимгә әзерлек белән җавап бирде һәм хәзерге вакытта алгы чикләрдә булган солдатларга хат язуга җаваплы карады. Һәр хат-юлламада яхшы, җылы сүзләр, Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлаулар һәм укучыларыбыздан тәмле күчтәнәчләр. 

тухляк
1708168446234
1708168446255
1708506664508
1708511402925
1708517377820
IMG-20240220-WA0021
IMG-20240220-WA0071
IMG-20240221-WA0002
IMG-20240221-WA0034

Шулай ук акциядә катнашучылар китапханәгә солдатлар өчен күчтәнәчләр алып килде. Барлык хатлар һәм бүләкләр 45 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Багрецов Л.А. аша отпусктагы сугышчыларга тапшырылды. Хәрбиләр барлык хатлар һәм посылкаларның үз адресатларына барып җитәчәген вәгъдә итте.

 Без бергә көчле!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: