«Ватаныбыз – Россия!» патриотлык акциясе (0+)

12 июньдә, Россия өстендә горур байрак җилфердәгәндә, илебез Россия көнен –  какшамас бердәмлекне һәм үз Туган илебез өчен чиксез горурлыгыбызны чагылдыручы бәйрәм билгеләп үтелә. 11 июньдә 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре, әлеге әһәмиятле көн уңаеннан, «Ватаныбыз – Россия!». исеме астында урам акциясе уздырды.

1010
10ф. Патриотическая акция «Наша родина -Россия!».
10ф. Патриотическая акция «Наша родина -Россия!»
10ф. Патриотическая акция «Наша родина -Россия!»4
10ф. Патриотическая акция «Наша родина -Россия!»5
10ф. Патриотическая акция «Наша родина -Россия!»6
10ф. Патриотическая акция «Наша родина -Россия!»7

Китапханәчеләр микрорайон халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга Россия әләме төсләрендә кечкенә байраклар тапшырды. Шулай ук «Туган ил нәрсәдән башлана» дигән блиц-сораштыру сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде.
Бәйрәмгә китапханә укучыларны илебез тарихы һәм мәдәнияте битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакыручы китап күргәзмәсе әзерләде. 

#патриотизм #история #суверенитет

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: