«Тынычлык күгәрчене» патриотлык акциясе (6+)
8
Май 2024
Чәршәмбе
8 май көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын патриотлык акциясендә катнашырга чакырды. Чарада катнашучылар китапханә хезмәткәрләренең акциянең символы – күгәрчен — кеше тормышында булган иң борынгы символларның берсе турында сөйләгәнне тыңлады, «Я рисую на окне» җырына видеоклипны карады. Шуннан соң акциянең яшь катнашучылары яхшы ниятләр, бөтен дөньяда тынычлыкка чакыру символы буларак кәгазьдән ак күгәрченнәр кисеп ясады. Аларда балалар тынычлык, бәхет, иминлек һ.б. теләкләрен язды. Бу күгәрченнәрне укучылар үзләренең якын кешеләренә бүләк итәчәк яки урамда башка кешеләргә тапшырачак. |