«Геройлар хәтердә яши» патриотлык акциясе (6+)

7 май көнне, 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, үзенең укучылары белән бергә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер вахтасы» дигән шәһәркүләм чарада булды. 

кунрпкунркурпкурп
(1)IMG_8660
(2)IMG_8671
(4)IMG_8651
(3)IMG_8667

Чараны оештыручылар һәйкәлнең барлыкка килү тарихы, аның авторлары турында сөйләде, хәтер диварындагы мемориаль исемлекләр белән таныштырды. Укучылар Бөек Ватан сугышы, тынычлык һәм яхшылык турында шигырьләр сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән сугыш чоры экспонатларын карады, алар арасында сугышчыларның шәхси әйберләре, кораллар, бүләкләр, хатлар күп иде. Шулай ук Мәңгелек ут янында мактаулы каравыл алышынуны күзәтә алдылар, шуннан соң һәлак булган фронтовикларның якты истәлегенә чәчәкләр салдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: