Виктор Гладковның якты истәлегенә (18+)
19
Март 2022
Saturday
Шәһәр Үзәк китапханәсендә Чаллы язучысы Виктор Гладковның якты истәлегенә «Торналарым минем» дигән кичә узды. Чарага шагыйрьнең дуслары, иҗатын сөючеләр, китапханә укучылары җыелды. Кичә дәвамында Виктор Петровичның әсәрләре һәм Владимир Скугорев, Сергей Камчадалов, Мансур Сафин, Вячеслав Крапивин кебек дусларының багышлаулары, Елена Емалтынова башкаруында автор шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аеруча шагыйрьнең үз тавышын тыңлау дулкынландыргыч булды. Укучылар игътибарына китап һәм фотолардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. |