27 июнь – бөек рус язучысы Михаил Юрьевич Лермонтовны искә алу көне. Шәһәр үзәк китапханәсендә бу көнне әлеге истәлекле вакыйгага багышланган музыкаль-шигъри мәйданчык эшләде.
Лермонтовның яхшы рәссам булуы турында мәгълүмат күпләр өчен ачыш булды, ә авторның «М.Ю.Лермонтов – рәссам» дип аталган рәсем репродукцияләре күргәзмәсе шул турыда сөйләде.
«Бөек, әмма яшь җырчы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әдәбият сөючеләргә язучының шигъри җыентыкларын, проза әсәрләрен һәм М.Ю.Лермонтов турында әдәбият белеме өлкәсенә караган басмаларны тәкъдим итте.
4 нче музыка мәктәбенең скрипка классы буенча укытучысы Николаева Мария Владимировна матур классик һәм джас композицияләрне башкарып чарага тагын да ямь өстәде. Людмила Васильевна Ваганова М.Ю. Лермонтовның «Выхожу один я на дорогу» шигыренә романс җырлады. Сәхнәдә китапханә укучылары башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.
Иҗат сөючеләр квиллинг буенча мастер-класста катнаша алды, ә фото почмакта теләге булган һәркем Лермонтов чоры киемнәрендә фотога төште.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|