Синең якты истәлегеңә (12+)
6
Март 2023
Дүшәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам, музыкант һәм шагыйрь Олег Яковлевның дуслары, туганнары, иҗатын сөючеләр җыелды. Катнашучыларның һәрберсен Олег белән нинди дә булса җылы истәлекләр бәйләгән, алар үз хатирәләре белән уртаклашты бу көнне. Рәссамның тормыш иптәше Светлана иренең тормышыннан кызыклы фактларны һәм кайбер эшләренең барлыкка килү тарихын сөйләде. Кичәдә Олегның архив фотоларын күрергә, «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре башкаруында авторның шигырьләрен тыңларга мөмкин булды. В. Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы әгъзалары дуслары Олег Яковлевның якты истәлегенә күп кенә матур җырларын башкарды. Рәссам Олег Яковлевның рәсемнәре күргәзмәсе 20 мартка кадәр эшләячәк. Теләге булганнарны экспозициягә чакырабыз. Рәхим итегез! |