Чорлар аша Сөембикә дәшә

чорлар аша Сөембикә дәшә 1
чорлар аша Сөембикә дәшә 3

27 октябрь көнне 12нче татар китапханәсе “Мирас”клубы эшчәнлеге кысаларында Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең  4в сыйныфы укучылары өчен “Чорлар аша Сөембикә дәшә” дип аталган тарихи кичә уздырды.

Кичәдә укучылар бөек татар ханбикәсе – Сөембикә турында, аның аянычлы язмышы хакында бик күп мәгълумат алдылар, аңа багышлап язылган әсәрләр, Казанның архитектура һәйкәле – Сөембикә манарасы белән таныштылар. Сөембикә – татар халкының йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы да ул. Сөембикә язмышы, бер үк  вакытта, милләтебезнең йөз аклыгын һәм драматик тарихын да гәүдәләндерә. Ул – милләт аналарына, бик күп татар хатын-кызларына хас гүзәл сыйфатларны, күңел нурларын үзенә җыеп алган шәхес.  Күп кенә язучыларыбыз, Сөембикә исемен мәңгеләштереп, тарихи әсәрләр, поэмалар, шигырьләр ижат иткән. Кичә электрон презентация белән үрелеп барды. Кичә ахырында укучылар Сөембикәгә багышланган бәетне тыңладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: