Үткән сугыш хәтирәләре

SDC15635
SDC15636
SDC15645
SDC15661
SDC15670
SDC15674

28нче апрельдә 14нче балалар китапханәсендә язучы, композитор, танылган халык җырларын башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, запастагы подполковник – Рубис Таҗиәхмәт улы Зарипов белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә 43нче һәм 34нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, укытучылар катнашты. Кичә Бөек Җиңүнең 71-еллыгына багышланды һәм Рубис абыйның сугыш темасын чагылдырган «Хәтер сандыгымнан», «Тугрылык», «Әсир коллыгы» китаплары тәкъдим ителде. Кичә барышындагы  китаплар буенча әңгәмә,  рәхимсез еллар турында сөйләшү, аның 1941 елда сугышка китеп, Мәскәү өчен көрәшләрдә һәлак булган әтисе истәлегенә; әсирлеккә эләгеп, мең газаплар белән туган якларга кайтып егылган авылдашлары истәлегенә барып тоташты. Китаплардан өзекләр укылды. Әйтерсең, бу китаплар бер-берсен дәвам итәләр, дәһшәтле сугыш күпме  балаларны ятим иткән, күпме кешеләр авырулардан, ачлыктан үлгәннәр. Һәрберсендә аяныч  кеше язмышы. «Вакыт галиҗанәпләренең үз кимчелекләре бар,- дип яза Рубис Зарипов, – ул ераклаша, ераклашкан саен оныттыра…Безнең бу сугышны онытырга хакыбыз юк». Кичәдә автор яңа шигырьләрен укыды, үзе язган җырларын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: