«Китапханә – уку урыны» танышу экскурсиясе (0+)

22 майда, Гомумроссия китапханәләр көне алдыннан, 8 нче санлы балалар китапханәсе барлык китап сөючеләр өчен ишекләрен ачты һәм «Китапханә – уку урыны» дигән экскурсия уздырды.

(1) IMG_7372
(2) IMG_7394
(3)IMG_7408
(4)IMG_7403
(5)IMG_7404

Балалар «китаплар иленә» мавыктыргыч сәяхәт кылды. Анда, яраткан басмалар битләрендә, изгелек нурлары таратучы һәм гаҗәеп маҗаралар бүләк итүче әкият геройлары яши. Китапханәчеләр әлеге искиткеч дөньяда озата баручылар булды, тышлыклар артында яшеренеп ятучы белемнәр хәзинәсе турында сөйләде, китапларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтте һәм китапханә хезмәтләрен куллану серләрен ачты. Балалар әдәби калейдоскопка кереп чумды: «Әкият белгечләре» викторинасында белемнәрен күрсәтте, кызыклы бәйгедә «Яраткан китап битләре» буйлап үтте һәм  «Укыйбыз-уйныйбыз» уенлы укуда фантазияләрен эшкә җикте.  Бу көн яшь укучыларга матур һәм гаҗәеп китап дөньясы белән очрашу шатлыгы бүләк иткән чын бәйрәмгә әверелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: