«Спорт безнең көчне арттырырга ярдәм итәчәк!» сәламәтләндерү программасы (12+)
19 апрель көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында «Спорт безнең көчне арттырырга ярдәм итәчәк!» дигән сәламәтләндерү программасы үткәрелде. Чараны «Спорт легендасын бел» дигән танып белү уены дәвам итте: катнашучылар танылган спортчылар биографиясеннән фактлар язылган билетларны тартып чыгарды һәм аларның исемнәрен атады. «Кара тартма» уенында тартмада яшерелгән спорт җиһазын белергә кирәк булды. «Балалар сораулары» бәйгесе чараның күңелле дәвамы булды. Өлкәннәр балаларның спорт һәм сәламәтлек белән бәйле катлаулы сорауларына җавап бирде. |