Әкият җилләре каян исә? (6+)

17 август көнне 14 нче санлы китапханәдә балалар язучысы-әкиятче Виталий Георгиевич Губаревның 110 еллыгына багышланган викторина узды. 

ветер
14ф. Губарев 1
14ф. Губарев 2
14ф. Губарев 3

Барлык-барлык балалар да мавыктыргыч һәм җәлеп иткеч маҗараларны ярата. Виталий Губарев исә менә шундый әсәрләр тудырган. Балалар аның «Королевство кривых зеркал» әкият-повестен укып, викторина сорауларына актив җавап бирде. Укучыларны хәтта сәер һәм гадәти булмаган сораулар да аптырашта калдырмады. Балалар бик теләп Губарев әсәрләре буенча төшерелгән фильм һәм мультфильмнардан өзекләр карады. Шулай ук алар Виталий Георгиевичның «Трое на острове», «Путешествие на Утреннюю звезду», «Преданье старины глубокой» кебек күп кенә кызыклы һәм гыйбрәтле китаплар язуы турында белде.

Әкият белән очрашу барысына да ошады, укучылар Виталий Губаревның әлегә кадәр үзләренә таныш булмаган әсәрләрен укып чыгарга сүз бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: