«Тормыш тыкрыклары» күргәзмәсе ачылды (18+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Ольга Новожилованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Сәнгать өлкәсендә эшчәнлеген рәссам 2017 елда башлый. Иҗат дөньясына юриспруденциядән 35 ел адвокат һәм судья булып эшләгәннән соң килә, гомере буе рәсем ясарга хыяллана. Ольга Васильевна «юеш кәгазьдә рәсем ясау» техникасында акварель белән язарга ярата, аңа шулай ук коры пастель, майлар белән эшләү ошый. Рәссамның натюрмортлары гаҗәеп матур, сафлык белән тулы, төсләргә бай. Экспозициядә ул 34 картинасын тәкъдим итте, аларның 15е 2024 елда ясалган. Чаллы сәнгать көллияте вокал бүлеге студентларының чыгышы очрашуның музыкаль бизәге булды. |