Шәһәр үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында 12 декабрь көнне 15 сәгатьтә Светлана Солоникованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Ул ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның укучысы. Экспозициядә төрле жанрларда: пленэрларда башкарылган анималистика, натюрмортлар, портретлар, пейзажлар тәкъдим ителәчәк. Светлана Николаевна – сәяхәт итәргә яратучылардан. Вернисажда аның Эквадорда язылган эшләре белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмә ачылу тантанасына шәһәребезнең танылган рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре киләчәк. Белешмә өчен телефон: 70-02-26 Чарада барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк. Үзегез белән шәхси саклану чаралары булу сорала. Үзәк китапханәдәге күргәзмәләр турында тулырак сайтның Афишалар. Күргәзмәләр ачылу битендә укый аласыз. |