Китапханәдә «Бар дөньяны буярмын» күргәзмәсе ачылды (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам Светлана Солоникованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Вернисаж хөрмәтенә сәламләү сүзләре белән Светлана Николаевнаның мөгаллиме, ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм «Россия рәссамнар берлеге»нең Чаллы бүлеге рәисе Ленар Әхмәтов чыгыш ясады. Рәссамның беренче күргәзмәсе уңаеннан, аның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе рәссам ханымның ихласлылыгын һәм иҗади дәртен, аның үзенчәлекле стилен ассызыклап узды һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде. Юлияның Латин Америкасында яшәүче дуслары Светлана Солоникованың Эквадор һәм Венесуэла күренешләрен сурәтләгән рәсемнәре турында тулырак мәгълүмат бирде. |