Китапханәдә рәссам Вера Герасимованың шәхси күргәзмәсе ачылачак (6+)

Бесплатно

27 май көнне 16 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә ВЕРА ГЕРАСИМОВАның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Экспозициядә төрле техникада (майлы буяулардан башлап «miхmedia»га кадәр) башкарылган алтмышлап рәсем, график һәм декоратив эш тәкъдим ителәчәк. Рәсемнәрдә рәссамның дөньяны чынбарлыкта һәм үз әкияти кабул итүе аша сурәтләве үрелеп бара. 
Күргәзмә ачылу тантанасына танылган рәссамнар, музыкантлар, шәһәребез шагыйрьләре киләчәк. Рәссам исеменнән бушлай лотерея уздырылачак. 
Рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон. 70-02-26.

Поделиться: