«Язгы аһәңнәр» күргәзмәсе ачылу (6+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 17 апрель көнне 15 сәгатьтә рәссам-укытучы Одинцова Елена Иннокентьевна һәм аның «Акчарлак» рәсем студиясе шәкертләренең күргәзмәсе ачылу тантанасына чакыра.  
Елена Одинцова – профессиональ рәссам, РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы, студиядә 30 ел дәвамында укыта. Шул вакыт эчендә тормышның төрле өлкәләрендә, аерым алганда, сәнгать һәм дизайнда үз урынын тапкан шәкертләренең берничә буыны үсте. Мөгаллимлек эшчәнлегенең 2021 нче юбилей елы – сайланган иҗади юлның дөреслеге күрсәткече. 

«Язгы аһәңнәр» күргәзмәсе – студиядә тәрбияләнүчеләрнең 4 еллык эшенә сәнгать студиясенең 30 еллык гомерендә яңа киңлектә һәм социаль форматта үткәрелгән иҗади хисабы ул. 
Күргәзмә өчен сайлап алынган иҗат әсәрләренең төп темасы – табигать. Кешеләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр… Һәм, әлбәттә, яңарыш, чисталык, өмет символы буларак яз! 
Әлеге күргәзмә тамашачыларга эстетик канәгатьлек бүләк итәр дип ышанып калабыз.

Теләге булганнарны экспозициядә көтеп калабыз.

«Язгы аһәңнәр» күргәзмәсе ачылды (6+)

Поделиться: