Кадрия Николаевна – профессиональ рәссам, сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате тарихы укыта. Республика һәм шәһәр күргәзмәләрендә актив катнаша, шулай ук Бөтенроссия һәм Республика пленэр-симпозиумнарында да була.
Башкару осталыгы V Халыкара күпжанрлы фестиваль-бәйгесенең «Рәсем сәнгате» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләрендә II дәрәҗә лауреат иясе. Татарстан шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләре эшен алып бара.