Китапханәдә иҗади студия күргәзмәсе ачыла (0+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 15 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә Чаллы «Рәссамнар берлеге» каршында эшләүче иҗади студиянең төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Студия РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Виктория Егорова тарафыннан оештырылды.

Аның җитәкчелегендә рәсем ясау буенча атна саен дәресләр уздырыла. Анда яшенә һәм тәҗрибәсенә карамастан, теләсә кем катнаша ала. Монда төрледән-төрле һөнәр ияләре булган кешеләр үзләрен иҗатта сынап карый. 

Җәйге чорда  Виктория Владимировна җитәкчелегендә  пленэрлар оештырылды. Пленэр сюжетлары – ул майлы буяулар һәм төсле график материаллар белән башкарылган пейзажлар, индустрия, матур натюрмортлар һәм  күпфигуралы композицияләр. Барлык эшләрне, шулай ук студиядә ясалган әсәрләрне сез студиялеләрнең беренче күргәзмәсендә күрә алачаксыз. 

Рәхим итегез. Белешмәләр өчен: 70-02-26.

Күргәзмә ачылу

 

Поделиться: