Китапханәдә «Әни сүзе» күргәзмәсе ачыла (6+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсендә 26 августта 16.00 сәгатьтә ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы дәүләт татар драма театрының рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Экспозиция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана. 

Аның иҗатында туган як, аның тарихи мирасына карата мәхәббәт чагыла. «Әни сүзе» күргәзмәсе рәсемнәрдә һәм графикада – милли киемнәрдәге ана образларында, натюрмортларда һәм милли архитектурада тәкъдим ителә. Картиналарның тематикасы болгарларның төрки дөньясы, Татарстан һәм анда яшәүче халыклар – татарлар, руслар, украиннар, керәшеннәр, чуашлар һ.б.ларның тарихы һәм язмышы белән бәйләнгән һәм рәссамның уй-хыяллары аша сурәтләнгән. 

Күргәзмә ачылу тантанасына рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: