Үзәк китапханәдә 2 август көнне 16.00 сәгатьтә Зөлфия Кәбированың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Зөлфия Әссаф кызы – профессиональ рәссам, «Арт-позитив» иҗади рәссамнар берләшмәсе әгъзасы, 13 нче балалар сәнгать мәктәбендә укыта, шәһәр һәм республика күргәзмәләрендә актив катнаша.
Үз вернисажын ул туып-үскән, рәссам булып танылган шәһәре Чаллыга багышлады. Бу мәхәббәт рәссамның картиналарында, күпсанлы этюд, пейзаж, жанр эшләрендә чагылыш таба.
Экспозициядә буяулар, акварель, катнаш техника, графика, декоратив-гамәли сәнгать техникаларында башкарылган эшләр тәкъдим ителәчәк. Тамашачыга җылылык бөркүче һәм күркәм калабызның бар матурлыгын күрсәтүче 30 дан артык рәсем.
Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26
|