Китапханәдә «Минем Чаллым» күргәзмәсе ачыла (6+)

Бесплатно

10 август көнне 16.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Чаллы шәһәр көненә багышланган төркемле күргәзмә ачылу тантанасы узачак. 

Экспозициядә «Россия рәссамнары берлеге»нең Чаллы оешмасы әгъзаларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Осталар үз рәсемнәрендә ак каланың үзләре өчен кадерле, яраткан җирләрен, аның күренекле урыннарын һәм табигатен сурәтли. Әлеге күргәзмәнең үзенчәлеге шунда, анда заманча Чаллыны, һәм шулай ук хәтерләрдә һәм рәссамнар әсәрләрендә генә калган элекке Чаллыны күрергә мөмкин. 
Күргәзмә ачылу тантанасында танылган рәссамнар, шәһәребезнең музыкантлары, шагыйрьләре чыгыш ясавы көтелә. 

Рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

 

Поделиться: