Китапханәдә «Минем Чаллым» күргәзмәсе ачылды (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында  яраткан шәһәребез Яр Чаллыга багышланган төркемле сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Экспозициядә «Россия рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый иҗат берләшмәсенең Чаллы оешмасы әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатларның эшләре тәкъдим ителде. 

мои челны
IMG_9854
IMG_9852
IMG_9851
IMG_9853
IMG_9842
IMG_9838
IMG_9844
IMG_9835

Шәһәребезнең 23 рәссамы үзләре өчен якын, кадерле булган урыннарны, үзләре яраткан табигать почмакларын чагылдыручы рәсемнәрен күрсәтте.

Күргәзмәнең җитәкчесе – ТРның атказанган сәнгать әһеле, «Тамга» рәссамнар иҗат төркеме җитәкчесе Хәмзә Шәрипов чарага килүчеләрне сәламләде һәм күргәзмәне тәкъдим итте. Алга таба экспозициядә катнашучылар үзләренең иҗат әсәрләре, рәсемнәрдә сурәтләнгән шәһәребезнең яраткан урыннары турында сөйләде. 
Елена Емалтынова һәм Диана Суходольская башкаруындагы автокала турындагы җыр очрашуның бер бизәге булды.
«ҮКС» МБУнең әдәбият тарихы музее мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина сәнгатьле итеп туган кала турында шигырь укыды.
Экспозиция 25 августка кадәр эшләячәк.

Сезне күргәзмәдә көтеп калабыз. Керү ирекле.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: