Китапханәдә рәссам Лилия Сафинаның шәхси күргәзмәсе ачыла (6+)
4
Октябрь 2019
Җомга
5 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәби-сәнгать салонында рәссам Лилия Сафинаның тәүге шәхси күргәзмәсе ачыла. Ул – Татарстанның Халык рәссамы Мадияр Шәрип улы Хаҗиевның шәкерте. Экспозициядә рәсемнәр һәм график эшләр тәкъдим ителәчәк. Вернисаж кунакларын рәссамның үзе белән очрашу, аның иҗади дөньясы белән танышу, тере музыка һәм шигъри рух көтә. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.
|