«Канатлар» («Крылья») күргәзмәсе ачылу (6+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 16 июль көнне 16 сәгатьтә Айгөл Никитинаның шәхси сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасына чакыра.
Айгөл Илфар кызы Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Мәктәпләрдә рәсем сәнгате укытучысы булып эшли, балалар һәм яшүсмерләр үзәкләрендә иҗади түгәрәкләр алып бара. Хәзерге көндә ул «ирекле рәссам». 
Экспозициядә аның рәсемнәре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә кунакларын рәссам белән очрашу һәм аның иҗат дөньясы белән танышу, тере музыка һәм шигърият укулар көтә. 

Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: