Китапханәдә «Канатлар» күргәзмәсе ачылды (6+)
16
Июль 2021
Җомга
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Айгөл Никитинаның шәхси сәнгать күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә аның рәсемнәре тәкъдим ителде: фантазияле композицияләр, натюрмортлар, абстракцияләр. Эшләрдә рәссамның дөньяны чынбарлыктагыча сурәтләве белән әкияти күзаллавы үрелеп бара. Күргәзмә кунаклары рәссамның иҗаты белән танышты, ул бик теләп тамашачылар белән аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты. Күргәзмә 9 августка кадәр эшләячәк, теләге булган һәркемне көтеп калабыз. |