Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 9 апрель көнне 15 сәгатьтә Римма Сәлахова күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Ул Илья Репин исемендәге Санкт-Петербург сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы буларак укый. Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. «Лики ангелов мира» Халыкара рәсем һәм графика бәйгесендә катнашып, рәсем осталары категориясендә 1 нче урын ала.
Римма Аскаровна – профессиональ укытучы, «Знай-ка» үсеш мәктәбендә һәм 2 нче Балалар сәнгать мәктәбендә, үз талантын яраткан эшенә биреп, рәсем сәнгате дөньясына үсеп килүче буынны җәлеп итү өстендә эшли.
Рәссамның иҗаты күптөрле һәм кызыклы, аны сәнгать юнәлешләренең күплелеге аерып тора: майлы буяулар, пастель, акрил. Вернисажда Underground Rock School Рок мәктәбе музыкантлары чыгыш ясаячак.
Күргәзмәдә көтеп калабыз.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26
|