Рәссам Римма Сәлахованың рәсем күргәзмәсе (6+)

9 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам һәм рәсем сәнгате укытучысы Римма Сәлахованың күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 

выставка
Screenshot_20230409-172944_VK
Screenshot_20230409-172938_VK
Screenshot_20230409-172956_VK
Screenshot_20230409-172947_VK
Screenshot_20230409-172940_VK
Screenshot_20230409-173000_VK

Чарага килүчеләр якты буяулар белән ясалган җәйге пейзаж һәм натюрмортларны, балаларның төрле образларын һәм рәссамның яраткан песиен чагылдыручы портретларны күрә алды.  

Кунаклар арасында Римма Әскаровнаның җитәкчеләре – 2 нче Балалар сәнгать мәктәбе һәм «Знай-ка» үсеш мәктәбе директорлары, хезмәттәшләре, дуслары һәм аның талантлы иҗатына битараф  булмаган сәнгать сөючеләр бар иде. 

Римма Әскаровнаның иҗаты һәм шәхесе турында катнашучылар зур соклану һәм җылылык белән чыгыш ясады. 

Алла һәм Ярослав Гользаузерлар дуэты башкаруындагы музыкаль композиция һәм күпләгән чәчәк букетлары вернисажны тагын да ямьләндерде. 

Күргәзмә 25 апрельгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: