Китапханәдә «Нинди матур бу дөнья!» күргәзмәсе ачыла (0+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 16 октябрь көнне 15 сәгатьтә яшь талантлы рәссам Анна Аксакованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Анна Владимировна югары сәнгать белеменә ия, педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Бөтенроссия, республика, төбәк, шәһәркүләм һөнәри осталык күргәзмәләре һәм бәйгеләрендә актив катнашучы. Ул – Россия рәссамнар берлегенең Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы кандидаты.

Күргәзмәгә килүчеләр рәсем, графика, глянец, декоратив-гамәли сәнгать һ.б. төрле стиль һәм жанрларда башкарылган әсәрләрне күрә алачак. Рәссам табигатьне, хайваннарны сурәтләргә ярата, аның гадәти булмаган хоббие бар – стеналарга рәсем ясау.
Аның һәр эше – ул рәссам һәм тамашачы диалогы, тамашачы алдына җанлы бер матур дөнья килеп баса.

Күргәзмәгә рәхим итегез. Керү бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. 

Поделиться: