Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам, Россия рәссамнар берлегенә керү өчен кандидат Анна Аксакованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.
Вернисажда кунаклар рәссам белән аралашты, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, иҗат эшләренең барлыкка килү тарихы белән танышты, музыкаль номерларны карап ләззәт алды.
Авторның экспозициясендә төрледән-төрле техникада башкарылган рәсемнәр тупланган: кошлар һәм хайваннар, пейзаж, натюрморт, бик күп чәчәкләр. Аның барлык эшләре табигый матурлык идеясе белән үзара бәйләнгән, аларда эчкерсезлек, мәрхәмәтлелек кебек җылы хисләр бөркелеп тора.
2021 елның 3 ноябренә кадәр Анна Аксакованың күргәзмәсенә килеп, әйләнә-тирә дөньябызның нинди матур булуына сез дә инанырсыз.
Рәхим итегез!
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|