Китапханәдә «Автограф» күргәзмәсе ачыла (6+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсендә 26 февраль көнне 15 сәгатьтә Валерий Ковшаревның шәхси тупланмасыннан торган сәнгать күргәзмәсен ачу тантанасы узачак. Валерий Васильевич – шахмат буенча тренер, мастер ФИДе. Ул үзенең дус рәссамнары бүләк иткән картиналарны тәкъдим итәчәк. 

Шулай ук күргәзмәдә коллекционерның китапханәсеннән шагыйрьләр, язучылар, рәссамнарның автор куллары куелган китаплары урнаштырылачак. 

Кичә дәвамында шигырьләр, музыкаль композицияләр, дусларыннан юбилей белән котлау сүзләре яңгыраячак. 

Күргәзмә ачылу вакытында теләге булганнар Валерий Ковшарев белән шахмат уйный алачак. Барыгызны да вернисажга чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: