Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы старт алды (0+)

Ел саен, язгы каникуллар вакытында, без традицион китапханә бәйрәменә әйләнгән Китап атналыгын билгеләп узабыз, анда китапханәчеләр генә түгел, ә фикердәшләр – китап сөючеләр һәм яхшы китапларның кадерен белүчеләр бергә очраша. 
22 март көнне «Китап укучы шәһәр» әдәби фестивале тантаналы рәвештә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачып җибәрде.   

миниатюра
IMG_20220322_111254
IMG_20220322_132757
IMG_20220322_135016_407
IMG_20220322_133813_265
IMG_20220322_111334
IMG_20220322_133803_005
IMG_20220322_131856
IMG_20220322_133756_939
IMG_20220322_111425

Бу көнне шәһәр үзәк китапханәсенә килүчеләрне фойеда китап инсталляциясе каршы алды, шулай ук ул теләге булганнар өчен матур фотозона ролен дә үтәде. 
Фестиваль мәйданчыклары, алар ук Китап укучы шәһәрнең урамнары һәм тыкрыклары, үз эшләрен сәгать 11 дә башлады. Фестивальне ачу тантанасы «Семь морей» камера курчак театрының театральләштерелгән программасы белән үрелеп барды. Тамашачылар «Шалкан», «Өч дуңгыз баласы», «Маша һәм аю» әкиятләренең төп геройларына әверелде.
Үз-үзеңне танып белү скверында фестиваль кунаклары «ProЧтение себя» дип исемләнгән нейрографика буенча мастер-класста катнаша алды. Психолог рәсем ясау ярдәмендә катнашучыларга үзләре дә белмәгән курку хисен сурәтләргә булышты һәм аларны, идеяләргә салып, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы турында сөйләде. 
Яшь китап сөючеләр Корней Чуковскийның «Чудеса у Чудо-дерева» дигән әдәби туган көненә чакырылды. Ул Әдәбият проспектында узды. Кечкенә кунаклар Корней Ивановичның әдәби геройлары барлыкка килү тарихы белән танышты һәм балалар язучысының әсәрләре буенча белемнәрен мавыктыргыч викторинада сынап карады. 
Фантазияләр тыкрыгында яшьләр өчен «шәһәр фэнтезилары» жанрында иҗат итүче Чаллы язучысы Наталья Лапшина белән очрашу узды. Чара кунаклары язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм язу осталыгы серләрен белә алды. 
Иҗади мәйданчыкта балалар өчен «Яшь блогер» дигән мастер-класс үтте. Анда кызыксынучылар өчен дөрес итеп видеога төшерү, нинди аппаратура кулланырга кирәклеге һәм үз виртуаль аудиторияң белән ничек эшләргә икәнлеге турында сөйләделәр. 
Әкият бакчасы нәниләрне С. Маршакның «Гришкины книжки» әсәре мотивлары буенча курчак спектакле белән куандырды. Әкият геройлары яшь китап сөючеләрне китапларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтте. 
Урта мәктәп яшендәге балалар Китап бульварында вакыт буенча сәяхәт кылды! Китап тарихына экскурс балаларга китапның папирустан электрон форматка кадәр үткән озын-озак юлын күрсәтте.  
«Яшьлек белән очрашу» дигән язучылар аллеясында язучы-сатирик Алмаз Хәмзин һәм балалар язучысы Алмаз Гыймадиев белән иҗади очрашу үтте.  Кунаклар аларга сораулар бирә һәм язучылар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белә алды.

Шулай итеп, Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы старт алды. Ул 28 марттан 4 апрельгә кадәр укучыларны төрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән сөендереп торачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: